6 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Гаҗәеп табигать дөньясы» күргәзмә проекты кысаларында «Тере күбәләкләр һәм үрмәкүчләр» дигән күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә дөньядагы иң эре күбәләкләр күрсәтелә, аларның җәелгән канатлары 30 см.га җитә. Болар - Attacus atlas (Тавис күзе Атлас), Тавис күзе комета. Шулай ук биредә күбәләкләрнең иң матур төре – идеяне күрергә мөмкин. Аның курчагы – алтын бизәнү әйберләренә, ә күбәләк үзе ак күлмәкле кәләшкә охшаган. Күбәләкләрнең башка төрләре, үрмәкүчләр, чаяннар дә бу күргәзмәдә күпләп урын алган.
Элемтә өчен мәгълүмат: 292-32-18, 292-87-18, www.tatar.museum.ru.