Сочи шәһәрендә үткәрелгән «Дөньяның яшь балеты» VII Халыкара конкурсының лауреатлары билгеле булды.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Алессандро Каггеджи - II премия лауреаты һәм көмеш медаль иясе булды. Артист шулай ук иң яхшы заманча хореография өчен дә бүләк алды.
Конкурс өч турдан торды, аларда солист «Арлекинада», «Корсар», «Эсмеральд», «Пламя Парижа», «Дон Кихот» балетларыннан вариацияләр, шулай ук Ф.Лист музыкасына заманча «Франц» номерын башкарды.
«Дөньяның яшь балеты» җиденче Халыкара конкурсы 30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Сочи шәһәренең Кышкы театры сәхнәсендә узды. Быел ул Россиядәге Театр елына багышланган иде, анда ике яшь төркемендә дөньяның 15 иленнән килгән 50 яшь биюче катнашты, алар арасында Россия, Әрмәнстан, Бразилия, Сербия, Бөекбритания, Италия, Финляндия, Япония бар иде. СССРның халык артисты, академик Юрий Григорович җитәкчелегендәге жюри составына дөнья балетының әйдәп баручы эшлеклеләре – театр һәм хореография мәктәпләре җитәкчеләре, хореографлар, педагоглар керде.
***
Алессандро Каггеджи
Бөекбританиядә, Манчестерда, туган. 2015 елда Мәскәү дәүләт хореография академиясен тәмамлаган (укытучы Андрей Смирнов). 2015 елда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының балет труппасына кабул ителгән.
Театр труппасы белән Европа илләрендә гастрольләрдә йөри.
Репертуарда: