Республика балалар китапханәсе 2012 елның 1 февраленнән 4 октябренә кадәр “Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны кисәтү буенча 2012–2014 елларга республика максатчан программасы”н гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан – тату гаиләбез” дигән республика балалар иҗаты конкурсы уздырды.
Конкурс номинацияләре: 5-7 яшьлек укучы-балалар өчен рәсем (төрле техникада башкарылган); 8-12 яшьлек укучы-балалар өчен әдәби әсәр (әкият, шигырь, эссе, конкурс темасын яктыртучы китапка бәя бирелгән язма); 13-14 яшьлек укучы-балалар өчен фотография.
Конкурста 32 муниципаль районнан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 1150 бала һәм яшүсмер катнашты. Шулардан утызы конкурста җиңүче дип танылды. Казан шәһәре Яңа Савин районының 143 нче мәктәбендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар катнашты, балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды (электрон китаплар, флешкалар, «Татарстан – минем республикам» дип аталган рәсемле затлы альбом, бәйрәмнең спонсоры – «Эдельвейс» сәүдә компаниясе ябык акционер компаниясеннән тәм-томнар). Иҗат коллективларында катнашкан балалар да бүләксез калмады.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте