Татарстан Халыклар дуслыгы йорты Татарстандагы Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре старт алган мәйданчыкларның берсе булды: биредә декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать күргәзмәсе ачылды.
интернет өчен фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/CgFsqwsM1r85lQ
зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/iyjsiDtK3r7LEw
видеога сылтама https://cloud.mail.ru/public/3Ma2/4J28u4dLF
Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен уздыру турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов белән 2018 елның июлендә булган очрашуы нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
Дуслык йортының тантаналар залында Төрекмәнстан Дәүләт мәдәни үзәгенең дәүләт музее һәм Төрекмәнстан сәнгать академиясе тупланмаларыннан 92 экспонат тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне ачып, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Төрекмәнстан һәм Татарстан халыкларын уртак мәдәният, сәнгать, тарих, әдәбият һәм рухи кыйммәтләр берләштерә, дип билгеләп үтте. Соңгы вакытта хезмәттәшлек Президентларның үзара сәфәрләре исәбенә киңәйгән. Дамир Натфуллин искәрткәнчә, 2016 елда Төрекмәнстанда Татарстан Республикасы көннәре узды, ә июль аенда республика халкы Төрекмәнстан сәнгате белән таныша алды.
Төрекмәнстан мәдәният министры урынбасары Гурбанморат Мырадалиев шулай ук агымдагы елның җәендә Казанда узган татар халык бәйрәме Сабантуй турында искә төшерде, анда Төрекмәнстан делегациясе актив катнашкан иде, ә бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымухамедов булды, һәм ике республиканың киләчәктә дә уңай хезмәттәшлегенә ышаныч белдерде.
Күргәзмәнең ачылышыннан соң Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында төрекмән диаспорасы белән иҗади очрашу узды. Кунаклар алдында Төрекмәнстанның атказанган артисты Зылыха Какаева җитәкчелегендәге иҗади делегация чыгыш ясады .
Халыклар дуслыгы йортында декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать экспозициясе 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә традицион төрекмән келәмнәре, ефәктән тегелгән хатын-кызлар һәм ир-атлар киемнәре, музыкаль инструментлар, зәркән бизәнү әйберләре, фоторәсемнәр һ.б. тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә керү ирекле.
Татарстанда Төрекмәнстан көннәре 8 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә ике республика артистларының концерты белән дәвам итәчәк. 9 октябрьдә Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда Төрекмәнстан сәнгать осталары концерты була.
Мәдәният көннәре Казанның «Мир» кинотеатрында «Конюх» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак.