«В Сказке» музей-театры - әкият геройлары яши торган кечкенә генә шәһәрчек. Анда һәр әсәргә аерым йорт бүлеп бирелгән, аларның һәрберсе бары шул персонажга гына хас элементлар белән җиһазландырылган. Шулай итеп, тамаша вакытында бала Кыш Бабай йортында кунак була, Убырлы карчык өен карый, рыцарьлар янына керә һәм принцессалар бүлмәсенә эләгә ала.
Театр репертуарындагы куелышлар популяр балалар әкиятләре мотивлары буенча һәм алар хәрәкәтле уеннар белән үрелеп бара. Программада шулай ук тематик мастер-класслар һәм уен мәйданчыгына бару бар. Спектакльләр төрле яшь төркемнәре өчен җайлаштырылган. Ачылганнан бирле иҗади үзәккә 2200 дән артык бала килгән. Чаралар татар, рус һәм инглиз телләрендә үткәрелә.
Инвалид балалар өчен спектакльләргә керү алдан язылу буенча атнага бер тапкыр, сишәмбе көнне, бушлай. Моннан тыш, музей-театрда күп балалы гаиләләр һәм 4 яшькә кадәрге балалар белән килүчеләр өчен социаль ташламалар каралган.
20 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «В Сказке» музей-театрында «Именниный пирог. История одного старика Петсона и его кота Финдуса» исемле куелышның премьерасы була. Шул ук вакытта ата-аналар өчен «Әкиятнең тәрбияви кыйммәте» дигән семинар да узачак. Спикер сыйфатында психолог, әкият терапевты, Монтессори педагогы, балалар тәрбияләү һәм гаилә иминлеге буенча белгеч Надежда Пирогова чыгыш ясаячак.
Тулырак мәгълүмат музей-театрның рәсми Instagram-аккаунтында: @museum_v_skazke/ Телефон номерлары: 528-02-28, +7 (919) 631-89-35