«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, музыкаль, театр, рәсем сәнгате һәм халык иҗаты өлкәсендәге иҗади проектларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү буенча коммерцияле булмаган оешмаларны (дәүләт (муниципаль) учреждениеләреннән тыш) сайлап алу конкурсы үткәрелә.
Иҗади проект түбәндәге максатларның берсенә ирешүгә юнәлдерелгән булырга тиеш:
1) Россия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә илебезнең гражданлык тәңгәллеген ныгыту;
2) рус телен һәм әдәбиятын популярлаштыру;
3) Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен популярлаштыру.
Мәҗбүри шарт
Һәр иҗади проектка сарыф ителә торган федераль бюджет акчалары күләме 3 млн. сумнан артмаска тиеш.
Конкурсны үткәрү урыны: Россия Федерациясе.
Проектларны гамәлгә ашыру Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Төбәкара характерга ия проектлар өстенлекле санала.
Проектларны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 2019 елның 11 октябре.
Россия Мәдәният министрлыгына 2019 елның 11 октябреннән соң килгән, шулай ук факс яки электрон почта аша тапшырылган материаллар каралмый.
Россия Мәдәният министрлыгы документлар һәм материалларның почта һәм курьер хезмәтләре тарафыннан тоткарлануы өчен җавап бирми.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон:
8 (495)629-10-10 (доб.1494, 1524).
Конкурс нәтиҗәләре РФ Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында булачак.
Гариза үрнәге түбәндәге сылтама буенча тәкъдим ителгән: https://www.mkrf.ru/about/departments/departament_turizma_i_regionalnoy_politiki/news/obyavlyaetsya-konkurs-na-predostavlenie-subsidiy-nekommercheskim-organizatsiyam-v-ramkakh-natsionaln0110209014/