Казанда «Идел-йорт» конкурсының йомгаклау этабы башланды

2019 елның 6 октябре, якшәмбе

интернет өчен фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/GfTvKeLvfzxXrA

зур фотоларга сылтама  https://yadi.sk/d/YnOly1L6mDdmSA

видеога сылтама: https://yadi.sk/d/R8lnlxxjvF-fmQ

Бүген Казанда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XIX төбәкара театр коллективлары конкурсының йомгаклау туры ачылды. Чара Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды. Ул Россиядәге Театр елына багышланган иде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге исеменнән тантана кунакларын ТР традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова сәламләде. Ул хәбәр иткәнчә, конкурсның йомгаклау турында 12 театр куелышы тәкъдим ителәчәк, аларны профессиональ жюри бәяләячәк. «Иҗат коллективларына бу конкурста уңышлар телисе килә, ә без тамашачылар буларак аларга алкышлар белән ярдәм итәчәкбез», - диде А.Мифтахова.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «Идел-йорт» бәйгесенең Татарстанда күптән көтелгән вакыйга булуын билгеләп үтте. «Бу бәйгенең Шамил Закиров исемен йөрткәне өчен Мәдәният министрлыгына безнең гаилә исеменнән рәхмәт. Ул соңгы көннәргә кадәр Камал театры җитәкчесе иде, халыкны бик яратты һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте», - дип белдерде Р. Закиров.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов шулай ук барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм конкурс лауреатлары декабрь башында Камал театры сәхнәсендә игълан ителәчәк, дип хәбәр итте. Монда ук Гран-при иясе булган спектакль дә күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, ел саен үткәрелә торган театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара конкурсы Татарстан халыкларының һәм Россия территориясендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр иҗатын үстерү максатыннан оештырылган.

Конкурс өч турда уза. Республика муниципаль районнарында һәм Россия төбәкләрендә үткәрелгән турда 250 театр коллективыннан 2 меңнән артык кеше катнашты. Икенче сайлап алу туры 11 марттан 29 апрельгә кадәр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа, Әтнә һәм Теләче районнарында булды һәм анда 40тан артык театр коллективы үзара көч сынашты. Өченче тур 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International