6 һәм 7 октябрьдә Татарстанның Табигать тарихы музее балаларны һәм аларның ата-аналарын Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган чарада катнашырга чакыра.
Кулларына кәгазь-каләм тотып, тикшеренүчеләр сыйфатында балалар республикабызның төрледән-төрле, бай һәм кызыклы хайваннар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылачак. Сәяхәт буена алар янәшәсендә тугры дус һәм ярдәмче – Парамоша атлы кечкенә динозавр (Заврик Парамоша) булачак.
Элемтә өчен телефон: 567-80-37
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте