Габдулла Тукай музеенда “Шүрәле” поэма-әкиятенең 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

5 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай музеенда “Шүрәле” әкият–поэмасының 105 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була.   

«Шүрәле» әкият-поэмасы шагыйрь иҗатының иң «җимешле» чорында – 1905–1907 елларда язылган. Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасы яңа рус шигъриятенә, хәзерге рус әдәби теленә нигез салган кебек, “Шүрәле” поэмасы татар шигъриятендә шундый ук роль уйный. 

Тукайның әкият-поэмасы искиткеч зур уңыш казанды. Ул үз заманына бик аваздаш була, әдәбиятта мәгърифәтчелек тенденцияләрен чагылдыра. Поэма, авторның шәхси хис-тойгылары, хатирәләре белән баетылганлыктан, гаять шагыйранә килеп чыккан. Шуңа да вакыйгаларның Кырлайда – шагыйрь үз балачагының иң бәхетле көннәрен уздырган авылда баруы очраклы түгел.  Тукай туган ягының гүзәл табигатен, халык йолаларын, авыл кешеләренең тапкырлыгын, зирәклеген, җорлыгын тирән хис белән, яратып сурәтли.  «Шүрәле» халык тарафыннан бик милли, татар халкының рухын чагылдыручы әсәр дип бәяләнде.

Беренче татар балеты шушы әкият-поэмага нигезләнеп иҗат ителде, аның белән рухланып күп кенә җырлар, симфонияләр тудырылды, спектакль-тамашалар куелды . 

Чарага рәссамнар Виктор Аршинов, Рушан Шәмсетдинов, Ренат Галимуллин, Надир Әлмиев, шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Йолдыз Шәрәпова һ.б. чакырылган.

Элемтә өчен мәгълүмат: 293-17-50. www.tatar.museum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International