«Мәдәният» илкүләм проектын («Иҗади кешеләр» федераль проектын) гамәлгә ашыру максатларында Россия Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе субъектларында федераль һәм региональ музейлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган күчмә күргәзмә проектларына финанс ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул итә.
«Мәдәният» илкүләм проектының максатчан нәтиҗәләрен (йөрешне арттыру) исәпкә алып, күргәзмәләр тематикасы тар максатчан аудиториягә түгел, ә киң даирәгә юнәлтелергә тиеш.
Сайлап алынган гаризаларны финанслау, Россия Мәдәният министрлыгының 2018 елның 13 августыннан 1445 номерлы боерыгы нигезендә, коммерцияле булмаган оешмаларга иҗади проектларны тормышка ашыру өчен субсидияләр рәвешендә башкарылачак.
Игътибар!
Гаризалар кәгазь форматта 2019 елның 1 ноябренә кадәр Музейлар департаменты адресына кабул ителә.
Россия Федерациясе субъектларының мәдәният өлкәсендә башкарма хакимият органнары заявкаларны үзәкләштерелгән тәртиптә тапшыралар.
Тапшырылган документлар һәм материаллар комплектларын Россия Мәдәният министрлыгының Музейлар департаменты кабул итә һәм терки. Адресы: 125993, Россия, Мәскәү, Малый Гнездниковский переулок, 7/6.
Үрнәк өчен: /file/mincult/File/рекомендуемый образец.docx