III Бөтенроссия музыка конкурсы «Камера ансамбле» һәм «Хорга дирижерлык итү» һәм «Опера-симфоник дирижерлык итү» белгечлекләре буенча үткәрелә.
Жюри составына, гадәттәгечә, заманның танылган музыкантлары керәчәк.
«Бөтенсоюз конкурсының матур традицияләрен дәвам итеп, бу иҗади ярыш илнең төп музыкаль тыңлаулар статусына ия булды. Бу вакыйга бердәм мәдәни киңлекне ныгытуга, яшь буын вәкилләре арасында музыка белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә. Танылган педагоглар һәм музыкантлар кергән жюри Россиянең барлык федераль округларында сайлап алу турлары үткәрәчәк. Конкурсантлар үзләренең югары дәрәҗәдәге осталыкларын күрсәтерләр, судьяларны энергия һәм сәләтләре белән таң калдырырлар, ә киләчәктә Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә чын мәгънәсендә танылу алырлар дип ышанам», – диде Россия Мәдәният министры Владимир Мединский.
«Камера ансамбле» һәм «Хорга дирижерлык итү» белгечлекләре буенча III Бөтенроссия музыка конкурсының I туры Россия Федерациясенең барлык федераль округларында узачак. 29, 30 октябрьдә тыңлаулар Казанда (Идел буе федераль округы) оештырыла.
«Хорга дирижерлык итү» номинациясе буенча II һәм III турлар 18-21 ноябрьдә Мәскәүдә узачак. Бүләкләү тантанасы һәм Гала-концерт 22 ноябрь көнне П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында узачак. «Камера ансамбле» белгечлеге буенча II һәм III турлар 3-5 декабрьдә Мәскәүдә, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбендә, узачак. Бүләкләү тантанасы һәм Гала-концерт - 6 декабрь көнне П. И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Кече залында.
«Опера-симфоник дирижерлык итү» белгечлегенең I-IV турлары 20-27 ноябрьдә Мәскәүдә, Композиторлар йортында узачак. Бүләкләү тантанасы һәм Гала-концерт 28 ноябрь көнне П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Кече залында узачак.
Приз фондының гомуми суммасы 3 400 000 сум тәшкил итә.
Сайт: http://muzkonkurs.ru/
Социаль челтәрләрдә Конкурс:
VK https://vk.com/vmuzkonkurs
FB https://m.facebook.com/vmuzkonkurs/
Instagram https://www.instagram.com/muzkonkurs/
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аккредитация узу:
"РОСКОНЦЕРТ" ФДБМУ матбугат хезмәте
E-mail: aiba@rosconcertcompany.ru
Тел.: +7 (495) 748 67 77 ( доб. 108 / 114)
Белешмә өчен:
Бөтенроссия музыка конкурсы РФ Хөкүмәте һәм РФ Мәдәният министрлыгы боерыгы белән 2010 елның мартында гамәлгә куелды. 1933 елда нигез салынган һәм ярты гасырдан артык яшәп килгән музыкант-башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсының дәвамы буларак, Бөтенроссия музыка конкурсы легендар конкурс традицияләрен яңартуга йөз тота, аның максаты – илебезнең башкару сәнгатенең иң яхшы традицияләрен саклап калу һәм үстерү. Конкурс Эмиль Гилельс, Святослав Рихтер, Давид Ойстрах, Мстислав Ростропович, Владимир Атлантов, Елена Образцова, Евгений Мравинский, Юрий Темирканов, Валерий Гергиев кебек йолдызларны танытты.