7 октябрьдә 18.00 сәгатьтә www.str63.ru сайтында V Бөтенроссия татар фольклор коллективларының «Түгәрәк уен» фестивале гала-концерты online-трансляциясе булачак. Концерт Самара академия опера һәм балет театрында узачак.
Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе хөкүмәтләре арасындагы килешүгә нигезләнеп, 4–7 октябрьдә Самара өлкәсендә V Бөтенроссия татар фольклор коллективларының “Түгәрәк уен” фестивале узачак. Быел Фестивальдә Россия Федерациясенең 20 төбәге делегацияләре катнашачак.
Оnline-трансляцияне карау өчен Самара татар радиосы сайтына www.str63.ru, «Видео» бүлекчәсенә керергә һәм «плей» төймәсенә басарга кирәк.
Трансляциянең спонсоры –«ИПОЗЕМбанк» ҖЧҖ.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте