Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ТАССРның 100 еллыгына әсәрләр иҗат итү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга гаризалар кабул итә.
Грантка мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, 18 яше тулган, Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданнар дәгъва итә ала.
Тәкъдим иткән эшләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:
• «Әдәбият»;
• «Музыка сәнгате»;
• «Сынлы сәнгать»;
• «Балалар өчен төрле жанрдагы сәнгать».
Гариза һәм башка документлар кәгазьдә яисә электрон формада түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 кабинет. Телефон: (843) 264-73-91. Материалларны тапшыруның соңгы көне – 21 ноябрь.
Грант алырга теләүче заявканы бер тапкыр гына бирә һәм бер генә эш тапшыра ала.
Грант бирүнең максатлары:
• Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан тарихи вакыйгаларның әһәмиятен чагылдыручы әсәрләр булдыру буенча проектларны ачыклау һәм алга этәрү;
• дәүләт хакимияте органнары һәм мәдәният, сәнгать эшлеклеләренең хәзерге заман әдәбиятын, музыка һәм рәсем сәнгатен яңа әсәрләр белән тулыландыру буенча үзара хезмәттәшлеге формаларын камилләштерү;
• Татарстан Республикасы халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен ныгыту өчен шартлар тудыру.
Гариза бирү шартлары һәм грант бирү тәртибе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: /file/mincult/File/грантлар(1).pdf