6 октябрь көнне 13.30 сәгатьтә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында театр коллективларының Ш.З. Закиров исемендәге XIX төбәкара «Идел-йорт» конкурсының III турын ачу тантанасы була. Быел үзешчән театр коллективларының иҗади конкурсы Россиядәге Театр елы кысаларында уза.
Конкурсның беренче туры Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм Россия Федерациясе регионнарында оештырылды. Быел анда 250 театр коллективыннан ике меңнән артык кеше катнашты. Икенче сайлап алу туры 11 марттан 29 апрельгә кадәр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа, Әтнә һәм Теләче районнарында узды һәм 40тан артык коллективны үз эченә берләштерде. Йомгаклау туры Казанда 6 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак.
Керү теләге булган һәркем өчен чакыру билеты буенча бушлай. Аны +79178560206 телефоны буенча алырга мөмкин.
Конкурс лауреатлары 9 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан ителәчәк. Конкурс «Гран-при» иясенең спектаклен күрсәтү белән тәмамлана.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.
"Идел-йорт" бәйгесенең афишасы: /file/mincult/File/афиша Идел-йорт.pdf
«Идел-йорт» театраль конкурсының Гран-при исеменә 2008 елдан 2018 елга кадәр лаек булучылар: