Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС), ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты консультатив органы экспертлары Виши Золт һәм Гергели Надь белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашты.
Сәфәрләренең максаты - Болгар һәм Зөя шәһәрләре белән әлеге тарихи һәйкәлләрне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча башланган эш кысаларында танышу.
Бүгенге очрашу барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ИКОМОС вәкилләренең Татарстанга килүе Болгарның һәм Зөянең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүенә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте