Арчада Татарстан Республикасының Халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге премияне тапшыру булды

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

Арчада әлеге районның яшь талантларына, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышлары өчен, Татарстан Республикасының Халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге премияләр тапшырылды. Районның Үзәк китапханәсендә узган тантанада язучының кызы – шагыйрә Наилә Ахунова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары катнашты. Быелгы 9 лауреатны бүләкләү концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International