Бүген Казанда мәктәп укучылары өчен «Мәдәни марафон» бөтенроссия проекты кысаларында беренче ачык дәрес узды. Аны Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова үткәрде.
Җырчы Казанның 83 лицееның 8 нче сыйныф укучылары белән очрашты һәм алар өчен музыка дәресе үткәрүдән тыш, «Этно» исемле яңа альбомын да тәкъдиh итте.
Искәртеп үтик, «Мәдәни марафон» проекты мәктәп укучылары өчен мәдәни-белем бирү проекты кысаларында уза, ул Казанда кичә старт алды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Яндекс» компаниясе белән берлектә оештырыла.
«Мәдәни марафон - укучылар өчен булдырылган бөтенроссия проекты, аның максаты – илебезнең мәдәнияте, аның заманча тенденцияләре һәм бу өлкәдә эшләүче кешеләр турында күбрәк белем бирү. Бүген бу марафон кысаларында беренче дәрес, музыкантлар, режиссерлар, актерлар белән шундый очрашулар бөтен Россия буенча булачак», - дип мөрәҗәгать итте укучыларга дәрес башында ТР Мәдәният министрлыгының беркетмә һәм оештыруны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Дарья Бородина.
Динә Гарипова балачакта еш кына татар телендә җырлавын сөйләде. «Мин бу көйләрне бишектән үк күңелемә сеңдердем, шуңа күрә минем аңа үземнән ниндидер өлеш кертү теләгем бар иде», - диде ул. «Голос» телевизион тапшыруында җиңү яулаган, Евровидениеда катнашкан һәм ил буенча гастрольләр үткәргәннән соң, Динә Гарипова рус телендә яңа альбом һәм беренче татар альбомын яздыруга игътибар итәргә булган.
«Минем альбом «Этно» дип аталачак. Аның төп фикере - татар милләтенең, халкыбызның Кол Гали чорыннан, Болгар шәһәре барлыкка килүдән башлап, күпсанлы сугышлар һәм тыныч тормыш аша бүгенге көнгә кадәр сәяхәте, гореф-гадәтләре һәм яшәү рәвешенең саклануы һәм киләчәккә өмете», - дип сөйләде Динә Гарипова.
Очрашу вакытында җырчы укучыларга татар җыры тарихы һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләп кенә калмыйча, үз командасын да тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни марафон» проекты октябрь-ноябрь айларында узачак һәм «Мәдәни тест» белән тәмамланачак. Бу ирекле тест, темалары арасында — музыка, кино, театр һәм архитектура бар. Биремнәр өч яшь төркемнәре буенча бүленгән. Октябрь аенда сәнгатьнең төрле төрләренә багышланган дәресләр узачак. Ирекле тест ноябрь башында узачак, аның нәтиҗәләре VIII Санкт-Петербург халыкара мәдәният форумында игълан ителәчәк.