5 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Самара шәһәренә сәфәргә чыга

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 октябрьдә Исламия Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасы белән Самара шәһәренә сәфәргә чыга.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары  Зөләйха Хәкимҗанова, Нуретдин Нәҗмиев, Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары - Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, артистлар - Рөстәм Гайзуллин, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Ислам Хафизовлар катнашалар.

Әсәрнең куючы режиссеры - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International