Татарстанлыларны «Безнең белән рәсем яса!» дигән Бөтенроссия иҗади остаханә конкурсларында катнашырга чакыралар

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

«Безнең белән рәсем яса!» дигән  Бөтенроссия иҗади остаханәне оештыручылар берьюлы өч иҗади конкурска гаризалар кабул итү турында игълан итә: «Туган ягыңны ярат һәм бел!» , «Минем гаиләм – минем байлыгым!» һәм   «Яраткан әкият герое».

Анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала: 

  • мәктәпкәчә яшьтәге балалар (7 яшькә кадәр)
  • кече яшьтәге мәктәп укучылары (1-4 сыйныф укучылары)
  • урта сыйныфлар (5-9 сыйныф)
  • өлкән сыйныф укучылары  (10-11 сыйныф)
  • зурлар.

Эшләр өч номинация буенча бәяләнәчәк:

  • рәсем,
  • эшләнмә,
  • фотография

Катнашу өчен сайтта гариза бирергә кирәк  https://рисуйснами.рф/.      

Конкурсларда катнашу шартлары һәм нигезләмәләре чараның сайтында урнаштырылган. Оештыручыларга сорауларны электрон почта аша бирергә мөмкин: admin@risyisnami.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International