С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә сезонның “Скрипка моңы” дигән икенче концерты була

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

17 октябрьдә 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә сезонның “Скрипка моңы” дигән икенче концерты була

Сәхнәдә, оркестрга кушылып, мәшһүр скрипкачы, Халыкара конкурслар лауреаты, чыгышы белән рус, хәзер Голландиядә яшәүче Дмитрий Махтин чыгыш ясый.

Концертта Морис Равелнең «Чегән кызы»  һәм  Эрнест Шоссонның скрипка һәм оркестр өчен иҗат ителгән поэмасы яңгыраячак.  С. Барберның  – меңьеллыкның егерме иң яхшы музыка әсәрләреннән берсе дип танылган мәшһүр Адажио авторының кыллы оркестр өчен иҗат ителгән Серенадасын яңгырату  Казанның музыка сөючеләре өчен зур вакыйга булачак.  Концерт Ф.Шуберт музыкасын башкару белән төгәлләнәчәк.

Элемтә өчен мәгълүмат: Аделина Семенова 89046632555.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International