2 октябрь - түләүсез юридик ярдәм көне

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Өлкәннәр көненә багышлап Бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрә.

Халык белән очрашулар республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 8.00-15.30 сәгатьләрдә (Казан шәһәрендә 9.00 -16.30 сәгатьләрдә) узачак.

  • «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисенең төбәк  иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә;
  • «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә;
  • Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең  халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек  һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү графигы: /file/mincult/File/Grafik_dezhurstva_2_oktyabrya_2019_goda.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International