2012 елның маенда Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы өлкә иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызы-2012» өлкә конкурсы башланып киткән иде. Аның максаты – татар хатын-кызының күпкырлы бай образын ачу, милли татар мәдәниятен үстерү, яшь буынга тәрбия бирү.
Бу проект Чиләбе өлкәсендә милли сәясәт концепциясен тормышка ашыруның мөһим бер этабы булып тора. Шуның өчен Конкурсны уздыру Чиләбе өлкәсе Губернаторы һәм Законнар чыгару Җыены, “Бердәм Россия” БСП Чиләбе төбәк бүлекчәсе тарафыннан хупланды. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
«Татар кызы-2012»нең сайлап алу турларында Көньяк Урал, Свердловск һәм Курган өлкәләреннән өч йөздән артык татар кызы катнашты.
27 августта «Татар кызы-2012» проектында катнашучылар конкурсның Казанда булган соңгы сайлап алу этабын уздылар.
Конкурсның йомгаклау этабы Чиләбенең “Трактор” боз аренасында 5 октябрьдә булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте