4 –7 октябрьдә Самарада V Бөтенроссия татар фольклор коллективларының «Түгәрәк уен» фестивале уза

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

4–7 октябрьдә Самарада V Бөтенроссия татар фольклор коллективларының «Түгәрәк уен» фестивале уза.

«Түгәрәк уен» бөтенроссия фестивале тулысынча татарларның аутентик фольклорына багышланган чара. Фестивальдә 8 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк конкурс уза: «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокаль коллектив», «Бәетләр һәм мөнәҗәтләрне иң яхшы башкаручы», «Традицион музыка уен коралларында уйнаучы коллектив һәм башкаручы», «Иң яхшы фольклор-этнография коллективы», «Иң яхшы фольклор-хореография коллективы», «Иң яхшы балалар фольклор-этнография коллективы» (10 яшьтән 14 яшькәчә), «Лауреатлар арасында иң яхшы фольклор-этнография коллективы».

          Фестиваль мәйданчыгында РФның 17 төбәгеннән (Татарстан Республикасы, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Пермь, Әстерхан, Самара, Киров, Төмән, Ульян, Оренбург, Түбән Новгород, Чиләбе, Омск, Свердловск өлкәләре) 500 дән артык кеше җыелачак. Татарларның төрле этник төркемнәреннән фольклор коллективлар чыгыш ясаячак, фестивальнең “йөзек кашына” әйләнгән «Ак каен» (Самара), «Шытыр-шатыр» (Төмән), «Дуслык» (Чиләбе), «Мирас» (Казан), «Рәйхан» (Марий Эл) дигән коллективлар сәхнә тотачак.

Фестиваль чаралары узган көннәрдә татарлар тупланып яшәгән зур торак пунктларда инде традиционга әйләнгән  (Самара шәһәре, Камышлы, Алькино авыллары) концертлар, күренекле галимнәр, фән һәм сәнгать эшлеклеләре белән осталык дәресләре уздырылачак.  Фестиваль кысаларында  «Татарларның матди булмаган мәдәни мирасын саклап калу шәкелләре һәм механизмнары” дигән темага халыкара семинар узачак.

Фестивальне ачу 4 октябрьдә 20.00 сәгатьтә шәһәрдән читтә урнашкан  «Циолковский» туристлык комплексында булачак.            Фестиваль 7 октябрьдә Самара опера һәм балет академия театрында  Гала-концерт белән тәмамланачак.  

Элемтә өчен мәгълүмат: (843) 264-74-72, 264-74-71, 8-84-664-33-083

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International