Бүген Берлинда Татарстан композиторларының музыка антологиясе мастерын әзерләү буенча төп эшләр төгәлләнде, аны Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры быелның август аенда яздырган иде.
Антология мастерын бу атнада SONYMUSICка тапшыру каралган, дисклар нәкъ менә аның лейблында чыгарылачак. Шушы эш белән бергә дизайнерлар гадәти булмаган әлеге проектны бизәү эшен башкара.
Татар музыкасы яздырылган 5 000 комплектның барысы да Казанга декабрь аенда ук киләчәк. Өч дискта Н. Җиһанов, С. Сәйдәшев, Ф. Яруллин, Ф. Әхмәтов, А. Монасыйпов, А. Миргородский, Р. Кәлимуллин, А. Луппов, Ш. Тимербулатов, Р. Еникеев, Р. Ахиярова, М. Шәмсетдинова, З. Рәүфова, Е. Анисимова, А. Чайковский музыкасы яздырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте