Маэстро белән репетиция, музейлар буенча экскурсияләр һәм циркта күңелле бәйрәм: республикада мәдәни-белем бирү проекты старт ала

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Иртәгә, 1 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан циркында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен мәдәни-белем проектына рәсми старт биреләчәк. Чарага Казан мәктәпләренең 2 меңнән артык укучысы чакырылган.

Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.

Моннан тыш, көн дәвамында балалар өчен республика музейлары, театрлары һәм китапханәләре буенча бик күп бушлай экскурсияләр оештырылачак. Программада: мастер-класслар, квестлар, сәхнә артына керү   һәм хәтта ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский үткәргән  репетициядә  катнашу бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International