5 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее филиалы – “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Мордва халык сәнгате” күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә мордва халкының XIX гасырга караган илледән артык сәнгать әсәре күрсәтелә. Күргәзмәдә шулай ук 35 хәзерге заман авторының декоратив-гамәли, рәсем сәнгате һәм скульптур әсәре куела.
Экспозиция 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ул Идел буенда гомер сөрүче халыкларның мәдәниятен чагылдыруга юнәлтелгән “Идел буе халыклары сәнгате” проекты кысаларында оештырыла.
Проектны оештыручылар: Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, КФУ Этнография музее, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты, Мордовиянең Татарстандагы милли-мәдәни мохтарияте, Мордовиянең Рәссамнар берлеге.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте