16–21 октябрьдә Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры гастрольләре узачак.
Хөрмәтле журналистлар! 3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә театрның кече залында Оренбург театры вәкилләре белән матбугат конференциясе оештырылачак.
Катнашалар:
Рифкать Вәкил улы Исрафилов – театрның сәнгать җитәкчесе, РФ халык артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты;
Павел Леонидович Церемпилов – театрның директоры, Оренбург шәһәренең атказанган мәдәният хезмәткәре;
Мария Николаевна Рябцева - әдәби бүлек мөдире;
Максим Меденюк - артист.
Мәгълүмат өчен телефон: (843)293-83-18, 293-52-50.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте