«Алтын Урда һәм Кара диңгез. Чыңгызыйлар империясе дәресләре» күргәзмәсе фотопроекты PROBA Awards шорт-битенә керде

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Егерменче тапкыр үткәрелүче PROBA Awards-2019  халыкара премиясе финалистлары билгеле булды.   «Казан Кремле» музей-тыюлыгы  «Эрмитаж-Казан» үзәгенең  «Алтын Урда һәм Кара диңгез. Чыңгызыйлар империясе дәресләре» күргәзмәсе фотопроекты PROBA Awards шорт-битенә керде.

Конкурста Эрмитажга, аның проектларына, Россия һәм дөньяда буенча урнашкан  үзәкләренә багышланган PR кампанияләр  катнашты. Сүз уңаеннан, Дәүләт Эрмитажы инде 17 елдан артык PROBA AWARDS ның оештыру партнеры булып тора. Быел илнең төп музеена нигез салынуга 255 ел тула,  PROBA Awards өчен дә 2019 ел - юбилей елы — премияне булдырганнан соң 20 ел вакыт үткән, шуңа бәйле рәвештә «Эрмитаж сайлавы» номинациясе гамәлгә куелган.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иртәгә, 26 сентябрьдә, Эрмитажның төп штабы атриумында узачак.

PROBA Awards премиясенең  шорт-бите премиянең  рәсми сайтында урнаштырылган.

Белешмә:

«Алтын Урда һәм Кара диңгез. Чынгызыйлар империясе дәресләре»  «Казан Кремле» музей-тыюлыгының иҗтимагый киңлектәге  беренче мәгърифәтчелек проекты, ул тарих һәм мәдәниятне, шулай ук Казандагы Эрмитажның күргәзмә эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән.

***

PROBA Awards - коммуникацияләр буенча халыкара конкурс. 2000 елда гамәлгә куелган һөнәри коммуникацияләрне үстерүгә, тармактагы белгечләр арасында иң яхшыларны эзләүгә, халыкара дәрәҗәдә күренекле коммуникация проектларын тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International