Александр Сладковский Минск Шәһәрендә VII Халыкара Юрий Башмет фестивалендә катнаша

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшь, талантлы музыкантларга бөтен дөньяда мәшһүр артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирү –– бу фестивальнең төп идеяләреннән берсе.  Быелгы фестивальдә Литваның камера оркестры, «Солисты Москвы» оркестры, скрипкачылар Виктор Третьяков һәм Сергей Крылов, «Авив-квартет»,  Жан-Люк Понти, Алексей Агринчук һәм башкалар катнаша.

Александр Сладковский бүгенге концертта Беларусиянең Дәүләт академия симфоник оркестрына дирижерлык итәчәк. Оркестр Гия Канчелиның альт, хор һәм оркестр өчен иҗат ителгән  «Стикс» әсәрен башкарачак, солист – СССРның һәм Россиянең халык артисты Юрий Башмет. Музыкантларның икесе дә эре халыкара спорт чарасы – Сочидагы Олимпиада һәм Казандагы Универсиада илчесе булып тора. Концертта композитор үзе дә катнашачак.

Александр Сладковский чакыруы буенча Гия Канчели Казанга 7 – 14 ноябрьдә узачак София Гөбәйдуллина исемендәге «CONCORDIA» II Халыкара  заманча музыка фестиваленә дә киләчәк. Фестиваль концертларының берсендә аның «Стикс», «Dixi» һәм  «Sio» әсәрләре башкарылачак.

Элемтә өчен: Наталья Лукина 89377797750, (843)236-73-65 http://www.tatarstan-symphony.com/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International