27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә 107нче сезон ачылу уңаеннан Камал театры алдындагы мәйданда “Театр. Тамашачы. Партнерлар” дип аталган театраль бәйрәм була

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген 107нче сезон ачылу уңаеннан Камал театры алдындагы мәйданда “Театр. Тамашачы. Партнерлар” дип аталган театраль бәйрәм була.
Программада: Камал театры спектакльләреннән өзекләр, актерларның чыгышлар
ы, Ittifaq, Mauzer Sax, Гөлназ Батталова, Илгиз Шайхразиев, Алинә Шәрипҗанова; Камал театры оркестры һәм Камал театры артистлары парады.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сезон ачылу уңаеннан партнерлар белән берлектә акция әзерли:
бәйрәм вакытында Камал театры спектакленә билет алган һәркемне бүләк – тагын бер спектакльгә чакыру билеты яки театрның партнерлары “Солнечный город” гаилә микрорайоны, “МегаФон” һәм “Таттелеком” ААҖ тарафыннан истәлекле бүләкләр көтә.

Мәгълүмат өчен телефоннар: 89274 40 70 70, 89172616322, (843)293-52-50, (843)293-83-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International