19 –25 сентябрьдә Ижевскида Чаллы дәүләт курчак театры гастрольләре зур уңыш белән узды

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе

19–25 сентябрьдә Ижевскида (Удмуртия Республикасы) Чаллы дәүләт курчак театрының гастрольләре зур уңыш белән узды.  

 Яңача сәхнәләштерелгән халык әкиятләре, талантлы артистларның яхшы уены яшь тамашачыларның гына түгел, олыларның да күңеленә хуш килде.  

          Гастрольгә алып барган спектакльләрен театр Удмуртия Республикасының курчак театры сәхнәсендә генә түгел, Ижевскиның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дә күрсәтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International