«Рус музее: виртуаль филиал» проекты кысаларында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре эшчәнлегендә цифрлы технологияләр куллану

2019 елның 20 сентябре, җомга

«Рус музее: виртуаль филиал» – ул дөньядагы иң күләмле рус сынлы сәнгате тупланмасын  киң аудиториягә күрсәтү  идеясен тормышка ашыручы уникаль халыкара белем  бирү  проекты. 2003 елдан башлап Рус музее Россиядә һәм аннан читтә музей, университет, мәдәни үзәкләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә виртуаль филиалларын ача.

25, 26 сентябрьдә Казанда Рус музееның «Рус музее: виртуаль филиал» проекты  кысаларында мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең мәгърифәтчелек эшчәнлегендә цифрлы технологияләр»  темасына күчмә фәнни-гамәли семинары узачак.

Белем бирү форумы «Россия Федерациясе сәнгать музейларының консультация-методик үзәге» бүлеге, «Виртуаль Рус музее» хезмәте тарафыннан  Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее инициативасы белән оештырыла. Аңа Россия Федерациясенең цифрлы технологияләрне үстерү белән шөгыльләнүче музей, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, шул исәптән Рус музееның виртуаль филиаллары урнашкан һәм урнаштырырга планлаштырылган  учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелачак.

Тыңлаучыларны «Рус музее: виртуаль филиал» проекты, Рус музееның цифрлы белем бирү ресурслары, шул исәптән виртуаль күргәзмәләр һәм электрон альбомнар, Рус музееның виртуаль филиалларының эш формалары белән танышу көтә. Аерым игътибар Рус музее һәм аның виртуаль филиалларының уртак проектларына биреләчәк. Программага теоретик дәресләр дә, мастер-класслар да кертелгән.

Семинар Казанда Рус музееның мәдәни-күргәзмә үзәге эшчәнлеге кысаларында  Казанда Рус музееның әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак музей-педагогик программаның беренче чарасы булачак. Аларда катнашу бушлай.

Музей-педагогик программа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелә. Киләсе семинарлар 2019 елның ноябрь һәм декабрендә узачак.

Семинарны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясе (Казан, Карл Маркс ур., 57)

Белешмә өчен: Рус музееның Россиядәге  беренче Мәдәни-күргәзмә үзәге Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее базасында 2016 елның 19 мартында ачылды.  Үзәк программасында Рус музее тупланмасыннан вакытлы күргәзмәләр, төрле форматтагы чаралар – лекцияләр, мастер – класслар, музыкаль, иҗади һәм шигъри кичәләр үткәрү каралган. Ресурс үзәге һәм виртуаль филиалы бирегә килүчеләргә төрле белем бирү программаларын тәкъдим итә. Музей белгечләре өчен төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча лекцияләр, семинарлар, консультацияләр уздырыла.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843)236-69-31, +7(917)279-45-97

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International