Татарстан Республикасының Атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты Владимир Васильев 17-18 сентябрьдә Казахстанның Павлодар шәһәрендә узган “Шаһимәрдән дусларын җыя” дип аталган VIII Халыкара опера һәм балет фестивалендә катнашты.
Фестивальне оештыручы Казахстанның Атказанган артисты Шаһимәрдән Абиловтан кала, анда РФ Халык артисты Игорь Гаврыш (Мәскәү, виолончель), РФ Атказанган артисты Лидия Бондаренко (Новосибирск, сопрано) Украинаның Атказанган сәнгать эшлеклесе Тимур Полянский (Киев, фортепиано), халыкара конкурслар лауреаты Данияр Есимханов (Астана, Казахстан, фортепиано) һәм башка шундый күренекле артистлар катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте