«Әкият» татар дәүләт курчак театры VI Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе

«Әкият» татар дәүләт курчак театры Белгородта 30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак  VI Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнаша.

Фестивальдә театр Лев Кожевниковның «Гуси-лебеди» (“Аккошлар”) дигән әкиятен күрсәтәчәк. Бу спектакль белән театр   Канны (Франция), Боттроп (Германия), Брест (Беларусь), Бурса (Төркия), Тырговиште (Болгария), Баку (Азәрбайҗан), Дүшәнбе (Таҗикстан) шәһәрләрендә узган халыкара театр фестивальләрендә катнашкан иде инде.

Спектакльнең режиссеры, сәхнәгә куючысы Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рольләрне Татарстан Республикасының Халык артистлары  Наталья Егорова, Александр Карпеев,Татарстан Республикасының  Атказанган артистлары  Эльвира Гыйлемханова, Сергей Кузнецов, актер Рафаэль Таһиров башкара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International