Яшь татарстанлыларны «Минем йортым тынычлыгы» конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

«Минем йортым тынычлыгы»  Бөтенроссия патриотик рәсем конкурсы совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышланган һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2019 елның 8 июлендәге 327 номерлы Указы нигезендә, тарихи хәтерне саклау һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде.

Үз эшләрен 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар тәкъдим итә ала: гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләре, студияләр, түгәрәкләргә йөрүчеләр, колледжлар, лицейлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары.

Иҗади бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

• «Мәңгелек ут - мәңгелек хәтер».

• «Буыннар бәйләнеше».

• «Мин тынычлыкны ясыйм».

• «Патриотик плакат».

Нигезләмә буенча, эшләр рәсем сәнгатенең барлык жанрларында да, компьютер графикасы, график дизайн, декоратив сәнгать төрләрендә эшләнергә мөмкин.

Конкурста катнашу бушлай.

Лауреатлар һәм җиңүчеләр кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, иң яхшы эшләр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм махсус каталогта тәкъдим ителәчәк.

Тулырак мәгълүмат чараның рәсми сайтында урнаштырылган: http://www.patrioticpictures.ru/

Оештыру комитеты:

Email: patrioticpictures@yandex.ru, zurart@yandex.ru

Тел.: 8-968-441-8451, 8-967-148-3832.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International