Театрларның күпчелеге сезон ачылган көнне яңа спектакльләрен тәкъдим итәчәк: «Мастеровые» Рус драма театры - А. П. Чеховның «Три сестры»; Казан дәүләт яшь тамашачы театры - А. С. Пушкинның «Капитан кызы» («Балаларга - театр» федераль партия проекты); Яр Чаллы татар дәүләт драма театры – Я.Шафикованың «Хуш Агыйдел»; Әлмәт татар дәүләт драма театры - Гильерме Фигейредоның «Эзоп» («Кече шәһәрләр театрлары» федераль партия проекты); Буа дәүләт драма театры - А.Камалиевның (Аманулла) «Әкәмәт - кәмит», Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры - А. Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» («Кече шәһәрләр театрлары» федераль партия проекты); С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры - М. Кәримнең «Кыз урлау» («Кече шәһәрләр театрлары» федераль партия проекты); А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры - А. Ивановның «Божьи одуванчики» («Театр елы» проекты) спектакльләре. Премьера спектакльләренең күбесе «Балаларга - театр» һәм «Кече шәһәрләр театрлары» федераль проектлары кысаларында тормышка ашырыла.
«Сезон дәвамында тамашачыларны шулай ук берничә яңалык көтә. Мәсәлән, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа сезоны премьерасы - #яшьләр сишәмбесе проектын тәкъдир итү булачак. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ел ахырына кадәр өч премьера тәкъдим итәчәкләр: «Хыялый» (Илшат Мөхетдинов), «Өч аршын җир» (Илгиз Зәйниев), «Полиционер» (Туфан Имаметдинов), - дип хәбәр итте ТР мәдәният министры.
Татарстанның Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында, Яшел Үзән музыка театрында, «Мастеровые» рус драма театрында сезон ачылган инде.
«Иртәгә, 18 сентябрьдә, яңа сезонны тагын 4 театр башлый: «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, В. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры», - диде спикер.
Шулай ук Ирада Әюпова «Укучының мәдәни нормативы» проектына да тукталды, 1 октябрьдән башланачак чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелгән. Аның максаты - балаларны мәдәният учреждениеләренә йөртү аша мәдәни мохиткә җәлеп итү. Тәкъдим ителгән исемлектә театр куелышларына аеруча зур игътибар бирелгән.
Яңа сезонда театрлар актив гастроль һәм фестиваль эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу көннәрдә Грозный шәһәрендә Театр елы кысаларында беренче тапкыр «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале уза. Анда Татарстанның 2 театры катнаша: Фәрит Бикчәнтәевның «Әтәч менгән читәнгә» спектакле белән - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Елена Кузинаның «Лекарь поневоле» спектакле белән Әлмәт татар дәүләт драма театры.
Концерт оешмалары да сезон ачылышына әзерләнә. Мәсәлән, 25 сентябрьдә Галина Вишневская фестивале белән ТР Дәүләт симфония оркестры, 26 сентябрьдә ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры һәм солистлар Дарья Рубцова һәм Александр Захаров (Мәскәү) концерты белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сезоннарын ачып җибәрә.
«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле «Гөргөри кияүләре +» музыкаль спектаклен күрсәтергә әзерли. Сценарийның авторы - Илгиз Зәйниев, режиссеры – сәхнәгә куючысы - Радик Бариев).
Яңа сезонда шулай ук концерт абонементын үстерү буенча эш дәвам итәчәк. Ел дәвамында дәүләт концерт оешмалары тарафыннан 34тән артык абонемент үткәрү планлаштырыла.
Брифингта үз планнары белән тулырак Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе – директоры Александр Славутский; Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев; М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов, Яшел Үзән музыка театры директоры, сәнгать җитәкчесе Елена Антонова уртаклашты.
Видеога сылтама:
http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/1video.htm/video/5653347.htm