Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Катнашу өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары тарафыннан гамәлгә куелган Татарстан Республикасының муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре чакырыла.
Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүматны, шулай ук тутыру өчен документлар формаларын түбәндәге сылтама буенча карарга була: http://mincult.tatarstan.ru/rus/normativnaya-baza.htm
Кәгазь һәм электрон формадагы заявка документлары 30 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, каб. 111, 113.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 264-75-14, (843) 264-73-90.
«Субсидияләр рәвешендә, шул исәптән конкурс нигезендә, бирелә торган грантлар бирү тәртибен билгеләүче норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 27 мартындагы 322 номерлы карары нигезендә грантлар бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелде, шуңа бәйле рәвештә документ белән игътибарлырак танышырга киңәш итәбез.