2008 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә яшь башкаручыларның «Татар моңы» Халыкара телевизион бәйгесен үткәрә.
Бәйгенең төп максаты - татар җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшь буынга милли сәнгатебезне җиткерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү. Конкурста Татарстан Республикасыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән башкаручылар катнаша алалар.
Россия регионнары өчен сайлап алу турлары 2011 елның декабрь аенда Киров өлкәсендә башланып китте. Киров, Самара, Оренбург, Ульяновск, Свердловск өлкәләреннән 300гә якын катнашучы сынау узды. 19, 20 сентябрьдә Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә I сайлап алу туры үтте. 29 сентябрьдә ул Уфада узачак. «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы талантларны республикабызның 44 районыннан да барлады.
II һәм III тур 8 һәм 9 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә, Г.Камал театры бинасында уза. Катнашучылар жюри әгъзаларының карары нигезендә чакырыла.
III турда җиңүчеләр 2012 елның декабрендә Казан шәһәрендә узачак Гала-концертта катнашачак.
Яшь талантларны Салават Фәтхетдинов, Сәгыйть Хәбибуллин, Миләүшә Айтуганова, Резеда Әхиярова, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Курамшин, Рәсим Низамов, Фирдинант Сәләхов, Ләйсән Закировалар бәяли.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте