Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә торган «Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы» проектлар конкурсларында җиңүчеләр – Иркутск, Иваново, Архангельск, Вологда, Псков, Чиләбе өлкәләре һәм Байкал арты өлкәләреннән җирле хакимият органнары, шулай ук Мәдәният менеджерлары ассоциациясе вәкилләре. Атна дәвамында алар экспертлар һәм җирле хакимият вәкилләре белән бергә Татарстанда булган социомәдәни проектлар тәҗрибәсен, аларның заманча уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру процессындагы ролен өйрәнәчәкләр, шулай ук халыкның актуаль мәдәни мөмкинлекләрне формалаштыруга җәлеп ителүен анализлаячаклар.
Төркемдә катнашучыларның стажировка темасы –«Территориаль үсеш проектлары - тормышка ашыру ресурсларын эзләүдәге уңышлар һәм кыенлыклар». Программаның операторы - Мәдәният менеджерлары ассоциациясе (Мәскәү).
Беренче очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узды. Мәдәният министры Ирада Әюпова катнашучыларга Татарстанның мәдәни сәясәте өстенлекләре, шулай ук Кече шәһәрләрнең һәм авыл территорияләренең иҗтимагый киңлекләрен үстерү өлкәсендәге уңышлы проектлары турында сөйләде.
Очрашуда шулай ук ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Алия Якупова, шулай ук ведомство карамагындагы мәдәният учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Министр фикеренчә, мәдәният Алабуга, Зөя шәһәрләрен үстерү өчен драйвер ролен башкарган. Әлеге мисаллар уңышлы тормышка ашырылган мәдәни проектларның уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру һәм икътисади үсеш өчен перспективалар ачылуга этәргеч булуын күрсәтә.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителгән мәдәниятне үстерү концепциясе тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты.
Катнашучыларга барлык кызыксындырган сораулар буенча фикер алышу өчен планлаштырылган вакыт җитмәде, шуңа күрә яклар йомгак ясау һәм фикер алышу өчен стажировка ахырында кабат очрашырга килештеләр. Бер атна дәвамында кунаклар Лаеш, Чистай, Болгар, Алабуга, Биләр авылына барачак, социаль объектларда булачак һәм төрле экспертлар белән очрашачак.
Сәфәрне оештыручыларның сүзләренә караганда, Татарстан өйрәнү мәйданчыгы итеп очраклы гына сайланмаган: республика иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча масштаблы программаны тормышка ашыра, аның проектлары һәр районның мәдәни үзенчәлеген чагылдыра һәм хакимият органнарының, һөнәри җәмәгатьчелекнең һәм бизнес вәкилләренең республика халкы белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенә нигезләнә.