«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яңа иҗат сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды.
Анда Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин, Филармония һәм Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия Федерациясенең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Шутиков, ТР Филармониясе джаз-оркестры сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев, Филармония музыкаль-әдәби лекториясенең сәнгать җитәкчесе, ТРның атказанган артисты Владимир Васильев катнашты.
Филармония коллективлары бай концерт һәм белем бирү эшчәнлеге алып бара. Шул ук вакытта ул программасы белән республика районнарын һәм шәһәрләрен генә түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләрен дә колачлый.
Филармониянең сәнгать җитәкчесе ассызыклаганча, филармониянең төп бурычы - классик милли музыкаль мәдәниятне пропагандалау.
«Без музыканы, биюләрне, язучыларыбызны, шагыйрьләребезне актив пропагандалыйбыз, - дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов. - Асылда, без ел әйләнәсе эшлибез. Филармония коллективлары республиканың барлык мөһим вакыйгаларында актив катнашалар».
Яңа сезонда төрле абонемент кысаларында 120 концерт бирү планлаштырылган һәм аларга билетларның бер өлеше инде сатылган.
Филармония республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Инде 3 ел рәттән «Филармония мәктәпләрдә» дигән уртак проект тормышка ашырыла.
«Һәм бу бик яхшы, - дип саный филармониянең сәнгать җитәкчесе. - Яшь буын музыкаль мәдәнияткә тартыла. Без республика буенча йөрибез һәм республиканың уку йортларында фольклор буенча мәктәп дәресләре алып барабыз, музыка, халык музыка кораллары буенча ачык дәресләр үткәрәбез».
Фольклор ансамбленә быел 20 ел тула (ул 1999 елда оешкан). Коллективның юбилее уңаеннан ансамбль башкаруында «Идел-Йорт» исемле кыска метражлы фильмын төшерү өстендә эш алып барыла.
Ансамбльнең җитәкчесе тарафыннан ансамбль тарихы һәм аның репертуары турында ике том чыгарылган иде. Хәзер ансамбльнең юбилеена өченче том әзерләнә.
Сентябрь аенда фольклор ансамбле Калуга өлкәсенә «Икмәк һәм җыр» фестиваленә бара, анда Россиянең 36 төбәгеннән һәм дөньяның 60 иленнән иҗат коллективлары катнашачак.
Кадим Назыйрович республика Мәдәният министрлыгына ярдәм күрсәткәннәре өчен, шулай ук кайбер масштаблы проектларны финанслауда булышлык иткәннәре өчен Россия Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.
Филармониянең халык уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиков сүзләренчә, оркестр ел саен 60 концерт бирә.
26нчы концерт сезоны 26 сентябрьдә оркестр һәм Мәскәүдән килгән танылган башкаручылар катнашында концерт белән ачыла.
Моннан тыш, яңа сезонда оркестр тарафыннан дүрт абонемент сатылачак. Аларның программаларында халык музыкасы да, романслар да, опера музыкасы да, кино музыкасы да яңгыраячак.
Оркестр узган еллардагы хитлар тупланган «Ретро-клуб» проектын да тормышка ашырырга планлаштыра.
Ике абонемент балалар өчен каралган. Берсе - мәктәп укучылары, икенчесе – кече яшьтәге балалар өчен. Ике проект та уңышлы гамәлгә ашырыла.