Грозныйда «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале ачылды. Чечня Республикасы башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән иҗат коллективлары җыелды. Фестивальдә күрсәтү өчен РФ Театр эшлеклеләре берлегенең Эксперт советы тарафыннан 13 регионнан 14 спектакль сайлап алынган, алар арасында Татарстаннан да ике куелыш бар. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Аяз Гыйләҗев повесте буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен, Әлмәт татар дәүләт драма театры Мольер әсәре буенча режиссер Елена Кузина сәхнәләштергән «Әҗәлгә дару бар диләр» («Лекарь поневоле») спектаклен күрсәтәчәк.
«Федерация» фестивале программасында шулай ук Адыгей, Башкортостан, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Калмыкия, Карелия, Коми, Мари-Эл, Хакасия, Чечня һәм Якутия милли театрлары да бар.
Иҗади марафон 9 көн дәвам итәчәк. Шул ук вакытта Грозный шәһәрендә Бөтенроссия театр форумы да узачак. Режиссерлар, тәнкыйтьчеләр һәм актерлар тәҗрибә уртаклашачак һәм яшь артистларга мастер-класслар бирәчәк.
Театр елы:
РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Аның кысаларында илебездә масштаблы халыкара һәм бөтенроссия чаралары планлаштырылган.