Казанда милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале төгәлләнде

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Казанда милли классик драматургиянең Кәрим Тинчурин исемендәге VI Республика театр фестивале төгәлләнде. Ул Кәрим Тинчурин исемен йөрткән театры бинасында узды.

Фестивальгә нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелгән «Түгәрәк өстәл» вакытында театраль проектның уңышы билгеләп үтелде. Чарада Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Кәрим Тинчуринның туганы Фәрит Тинчурин, профессор, театр тәнкыйтьчесе Илтани Илалова, филология фәннәре кандидаты Әлфәт Закирҗанов һәм республика театрларыннан вәкилләр катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International