Казанда «Я приду» дигән нәфис фильм төшерелә

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Сентябрь аенда Казанда «Я приду» дигән тулы метражлы нәфис фильм төшерү эшләре тәмамлана. Әлеге эшне Казан дәүләт мәдәният институтының кино сәнгате кафедрасы укытучылары - сценарист Антон Шутов һәм режиссер Булат Сабитов тәкъдим итә.

Бу эш Татарстан Мәдәният министрлыгының 2 млн. сум күләмендәге гранты ярдәмендә мөмкин булды. Моннан тыш, проектны Россиянең СТВ кинокомпаниясе хуплады.

«Я приду» фильмын төшерү эшләре  Татарстанда 4 сентябрьдә башланды. Ул  18 көнгә  планлаштырыла. Россия прокатына картина 2020 елның көзендә чыгар дип көтелә.

Фильм 16 яшьлек үсмер турында сөйли, ул үзенең авыру  әбисен- исән  калган бердәнбер туган кешесен табу өчен махсус мәктәптән кача. Өйгә юл төп герой өчен чын сынауга әверелә.

«Фильмда төрле тормыш хәлләре бик күп. Без кешеләрнең  яхшы яки начарга бүленмәвен, аларның бары яхшы яки начар гамәлләр эшли алуларын күрсәтергә телибез. Төгәл  уңай яки тискәре персонажлар юк. Безнең барлык кешеләр дә мөмкин кадәр кешелекле», - дип сөйләде картинаның режиссеры. Аның сүзләренә караганда, тамашачыларга маҗаралар тулы гаилә киносы тәкъдим ителәчәк, анда  драма да, комедия дә, мәхәббәт линиясе дә булачак.

Фильмның дәвамлыгы - 90-95 минут. Фильм Казанда да, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә төшерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International