Казанда Россиянең Кече театры гастрольләре башланды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Казанда Россиянең Кече дәүләт академия театры гастрольләре башланып китте. Гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм итү федераль үзәге ярдәмендә, «Зур гастрольләр» программасы кысаларында,  15 сентябрьгә кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә өч спектакль тәкъдим ителәчәк.

Тамашачылар узган сезон премьерасы булган  В.Дельмарның «Дальше –  тишина» әсәрен, Н.В.Гогольнең «Женитьба» һәм А.Н.Островскийның «Не все коту масленица» комедияләрен күрә алачак.  Г. Камал театры сәхнәсенә Кече театрның әйдәп баручы артистлары: Ирина Муравьева, Людмила Полякова, Владимир Носик, Валерий Афанасьев, Владимир Дубровский, Александр Ермаков, Александр Вершинин, Глеб Подгородинский, Виктор Низовой һәм башкалар чыгачак.

Кече театр гастрольләре  10 сентябрьдә театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин тарафыннан  язучы В.Дельмарның  «Уступи место завтрашнему дню» дигән әсәре буенча куелган «Дальше – тишина» исемле спектакле белән ачылды.

Спектакль башланганчы тамашачыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде. Ул Кече театрның  Казанда инде 8 тапкыр чыгыш ясавын һәм алмаш гастрольләр кысаларында Камал театрының Мәскәүдәге Кече театр сәхнәсендә  еш чыгыш ясавын билгеләп үтте.

Татарстан мәдәният министры Кече театрга Казанда гастрольләрне  нәкъ менә «Дальше-тишина»  спектакле белән ачкан  өчен рәхмәт белдерде. "Кече театрның тамашачыга карата бердәнбер таләбе бар – аның күңеле теләсә нинди хис-кичерешләр өчен ачык булырга тиеш. Шатлану гына түгел, сәхнәдә барган вакыйгаларга борчыла белү дә  кирәк. Бүгенге пьесаны сайлау очраклы түгел дип уйлыйм», - диде Ирада Әюпова.

12 һәм 13 сентябрьдә тамашачылар Н.В. Гогольнең Юрий Соломин куелышындагы «Женитьба» комедиясен күрә алчак. Бу әсәр Кече театр сәхнәсендә йөз елдан артык күренмәгән, һәм менә хәзер Кече театр оста  кәләш һәм аның уңышсыз кияүләре турындагы комедиянең үз версиясен тамашачыга тәкъдим итә. Спектакльдә, яшь актерлар белән беррәттән, Россиянең халык артистлары Ирина Муравьева, Людмила Полякова, Валерий Афанасьев, Владимир Дубровский, Александр Ермаков, Александр Вершинин һ. б. катнаша.

Гастрольләр 14 һәм 15 сентябрьдә А.Н.Островский «Не все коту масленица» комедиясе белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International