10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать буенча совет составы проектына кертү өчен кандидатураларны билгеләүгә багышланган интернет-фикер алышу башлана.
Интернет-фикер алышу 13 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында узачак (сылтама: http://mincult.tatarstan.ru/rus/opros-3859397.htm ).
Фикер алышуда теләге булган һәркем катнаша ала.
Интернет-фикер алышу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге тарафыннан үткәрелә. Телефоннар: (843) 264-74-38, 264-73-91.