Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры партнерлар белән берлектә сезон ачылу уңаеннан акция әзерли: “Театр. Тамашачы. Партнерлар” бәйрәме вакытында Камал театры спектакленә билет алган һәркемне бүләк – тагын бер спектакльгә чакыру билеты яки театрның партнерлары “Солнечный город” гаилә микрорайоны, “МегаФон” һәм “Таттелеком” ААҖ тарафыннан истәлекле бүләкләр көтә.
Исегезгә төшерәбез, 27нче сентябрьдә 18 сәгатьтә сезон ачылу уңаеннан театр алдындагы мәйданда “Театр. Тамашачы. Партнерлар” дип аталган зур бәйрәм узачак. Программада “Зәңгәр шәл”, “Гөргөри кияүләре”, “Яшь йөрәкләр”, “Диләфрүз- Remake” һәм узган сезон премьералары – “Искән җилләр көенә”, “Үлеп яратты” кебек театрның иң популяр спектакльләреннән өзекләр. Шулай ук камаллылар тамашачыларга җырлар, биюләр һәм кызыклы чыгышлар бүләк итәчәк. Эстрада артистлары, яшь альтернатив группалар театрны сезон ачу тантанасы белән котлаячак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте