Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөек Ватан сугышы елларында Кырым өчен бәрелешләрдә һәлак булган Татарстан хәрбиләренә багышлап куелачак Истәлек билгесенең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан итә

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Иҗади конкурста катнашырга иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар чакырыла.

Проект өстендә алар ялгыз гына да, коллектив составындагы җитәкче буларак та эшли ала.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

Истәлек билгесе  Кырым Республикасындагы  фашист оккупациясе корбаннары мемориалы территориясендә урнаштырылачак.

Конкурс 2019 елның 10 сентябреннән 10 декабренә кадәр уздырыла.

Конкурс нигезләмәсе белән танышу һәм гариза язу өчен сылтама:  http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt-pamyatnogo.htm

Белешмә өчен телефон: (843) 264 73 91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International