Татарстан делегациясе ЮНЕСКО-ТЮРКСОЙ форумында катнашты

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе

13 – 14 сентябрьдә Казахстан башкаласы Астанада  ТЮРКСОЙга керүче илләрнең ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссияләре һәм комитетларының Өченче Киңәшмәсе узды.  

Утырышта ТЮРКСОЙ әгъзалары булган илләрнең ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссияләре әгъзалары катнашты. Россия Федерациясе комиссиясеннән утырышта Комиссиянең җаваплы сәркәтибе  Григорий Орджоникидзе җитәкчелегендәге делегация катнашты.   

Барлык Милли комиссияләрнең һәм комитетларның хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлтелгән утырышта 8 илдән һәм РФнең алты субъектыннан  якынча 160 вәкил катнашты. 

 «ЮНЕСКОның эшчәнлек даирәләрендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу, ТЮРКСОЙ әгъзасы булган илләрнең ЮНЕСКО эшләре буенча Милли Комиссияләре һәм Комитетлары арасындагы үзара  теләктәшлекне һәм хезмәттәшлекне ныгыту” дигән темага узган беренче пленар утырышта 14 илдән килгән делегацияләр җитәкчеләре презентацияләр уздырды. Бу презентацияләр барышында алар үз илләренең  ЮНЕСКО Реестрларына кертелгән тарихи–мәдәни, табигать объектлары һәм һәйкәлләре белән таныштырдылар, бу өлкәдәге мөмкинлекләрне күрсәттеләр.    Татарстаннан презентацияне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина уздырды.     Нигездә төрки дөньяның гомуми мәдәни, табигый, документаль мирасын саклап калу һәм исәпкә алу, шулай ук мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникацияләр, шул исәптән ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре, кафедралары һәм клублары өлкәсендә уртак программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Татарстан делегациясе исеменнән секцияләр утырышларында ЮНЕСКОның Россия Федерациясендә ассоциацияләнгән мәктәпләре проектының милли координацияләүчесе  Нэлла Прусс, К(И)ФУның Тарих институты директоры  Рамил Хәйретдинов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International