Кәрим Тинчурин исемендәге VI милли классик драматургия Республика фестивале 15 сентябрьдә күренекле драматургыбызның исемен йөрткән бакчада истәлек ташы кую белән башланып китте. Җыенны ТР Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Разил Вәлиев ачып җибәрде.
13.00 сәгатьтә театр бинасында фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аны ТР атказанган фән эшлеклесе, сәнгать фәннәре докторы, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Гали Арсланов алып барды.
17.00 сәгатьтә фестивальнең рәсми ачылышыннан соң К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән «Американ» спектаклен тамашачылар хозурына тәкъдим итте.
16 сентябрьдә Туймазы Татар дәүләт драма театры М.Фәйзинең «Асыльяр» спектаклен тәкъдим итте. Шул ук көнне сәгать 18:00 фестиваль кысаларында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Т.Гыйззәтнең “Кыю кызлар” комедиясе күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте