Ирада Әюпова Арчада яңа ачылган виртуаль концерт залында булды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының район китапханәсе бинасында урнашкан яңа виртуаль концерт залында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова булды.

Министр билгеләп үткәнчә, виртуаль концерт залын булдыру өчен федераль бюджеттан 300 мең сум акча бүлеп бирелгән. Аларга  кирәкле җиһазлар сатып алынган (ноутбук, тв-панель, акустик система). Җирле бюджет акчасына залда ремонт үткәрелгән.

«Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә быел без республикада берьюлы берничә виртуаль концерт залы ачабыз. Кичә Болгар һәм Мамадышта ачылыш тантанасы булды, бүген Арчада, ә 3 һәм 4 сентябрьдә Баулыда һәм Алабугада да виртуаль заллар ачылачак. Илкүләм проект кысаларында бу максатларга федераль бюджеттан 1,5 млн сум бүлеп бирелгән», - дип сөйләде министр Арча районында яшәүчеләр белән очрашу барышында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» төбәк проектлары эшләнгән.

«Мәдәни мохит» проектының максаты –халыкның иҗади үсеше һәм ял итү өчен заманча инфраструктура булдыру юлы белән 2024 елга һәркем өчен иң яхшы мәдәният үрнәкләрен файдалану мөмкинлеге булдыру. Татарстан Республикасында «Мәдәни мохит» төбәк проектын уңышлы гамәлгә ашыру 2024 елга ике балалар театрын – Казан яшь тамашачылар театры һәм Чаллы курчак театрын реконструкцияләргә, 162 мәдәният оешмасын төзергә һәм капиталь ремонтларга, мәдәният өлкәсендә эшләүче 60 белем бирү учреждениесен (балалар сәнгать мәктәпләре һәм училищелары) музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Иҗади кешеләр» проектының бурычлары –иҗади инициативаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итү юлы  белән 2024 елга мәдәни эшчәнлеккә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру. Проект нигезендә, Татарстан Республикасында 2024 елга грант ярдәме 60 һәвәскәр иҗат коллективы, 18 коммерцияле булмаган оешмага биреләчәк, 320 кеше «Мәдәният волонтерлары» программасында катнашачак, 18 масштаблы фестиваль проекты, 200 мең мәктәп укучысы өчен 15 мәдәни-агарту программасы, 12 федераль һәм төбәк музейлары күргәзмә проекты һәм башка чаралар гамәлгә ашырылачак.

«Цифрлы мәдәният» проектының максаты - 2024 елга цифрлы мәдәният ресурсларына мөрәҗәгать итүләр санын виртуаль концерт заллары булдыру һәм цифрлы гидлар белән тулыландырылган заманча күргәзмә проектлары хисабына арттыру. Биредә шулай ук «Мәдәният.РФ» порталында урнашкан чараларны онлайн-трансляцияләү, 1500 китапны  цифрлаштыру каралган.

Татарстан Республикасында өч проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 426,3 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International